Минзәләдә артистлар волейбол буенча ярышалар
Көн темасы

Минзәләдә артистлар волейбол буенча ярышалар

Быел республикабызның театрларының сабантуе Минзәләдә 18 нче июнь көнне узачак

Шул уңайдан Минзәләдә театр артистларының волейбол  ярышларынң зона турниры үтә. Шәһәребезнең “Юбилейный” спорт мәктәбендә Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары катнашында волейбол ярышлары башланып китте. Ярышларны ачуда район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин катнашты, театр артистларын волейбол ярышы белән тәбрикләде, спорт ярышларында катнашучыартистларыбызга уңышлар теләде. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры  Илнур Гайниев Минзәләдә театр артистларына волейбол ярышын оештырган өчен район башлыгы Айдар Салаховка һәм “Юбилейный” спорт мәктәбе коллективына рәхмәтен җиткерде. 

Менә волейбол ярышлары башланып китте. Башта Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм Түбән Кама дәүләт драма театры артистлары уйнады һәм Әлмәт театры артистлары көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңде. Театр артистлары катнашында барысы алты уен булачак.


Нет комментариев