Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Хач мануны билгеләп үттеләр

Бүген православие динен тотучылар чиркәү календарендагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен-Хач ману-Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне Минзәләнең Никольский соборында, районның Коноваловка чиркәүвендә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарылды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Шәһәрнең Минзәлә яр буенда Хач ману да коену өчен махсус купель әзерләнгән иде. Роман атакай иртән иртүк килеп бәкедәге суны изгеләндерде.

Бәйрәм көненең чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия, дип санала. Шәһәрнең яр буендагы купельдәге бәкегә иң беренче булып Руслан Куприянов су коенып чыкты.

Руслан Куприянов:

-Хач мануда бәкегә төшеп су коенып чыктым, бик күп гонаһлардан арынасың бит диләр. Әле моның өстенә күңелең дә чистарына, бик күп чирләрдән дәва да аласың. Мин алдагы елларны Рус Мөшегесе авылында чишмәгә барып коена идем, без анда барып җитә алмадык, юлны кар баскан иде. Быел Хач мануда җиденче тапкыр купельдә коендым.

Изгеләндерелгән су белән юыну да җитә, ә бәкегә тәвәккәлләр генә керә. Салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең дә нык булуы кирәк.

Икенче бер коенучы Дмитрий Погорецкийның фикерләрен белдек:

-Мин үзем заманында Себердә кранда эшләдем. Хәзер лаеклы ялда, сәламәтлегем яхшы. Себердә чыныккан кеше буларак ел саен бу бәйрәмдә бәкедә су коенып чыгам. Бу көнне су могҗизалы көчкә ия, кешене чирләрдән дәвалый һәм кеше рухи  яктан чистарынамын. 

Купельдә коенучылар өчен Воровский һәм Иске Маҗын авыл җирлегенең хезмәткәрләре коймак пешереп, кайнар чәй белән дә сыйладылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X