Минзәләдә спортчылар бәйрәме шаулады
Бүген Россиядә Физкультурачылар көне уңаеннан Минзәләдә дә физкультурачылар көне шау-гөр килеп узды.
“Юбилейный” спорт комплексы янына җыелган алты дистәгә якын велосипедчылар шәһәр үзәгеннән Җиңү паркы янына кадәр велойөрештә катнаштылар. Җиңү паркында физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм тантанасын ачканнан соң район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сүз алды:
-Бүген Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә һәм шул уңайдан без Җиңү паркында алар өчен бәйрәм оештырдык. Физкультурачы көне спорт белән шөгыльләнүчеләр бәйрәме генә түгел, аларның уңышлары белән чын күңелдән горурланучыларның да бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу электә һәм хәзерге заманда да иң кирәк булган сыйфатлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, студентларга һәм өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт ул сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү дә. Сезне һөнәри бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Аннары Нэля Бикеева районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хамидуллин белән бергә районыбызның спорт өлешенә керткән тренерларга, хезмәткәрләргә: Ильмира Зайнетдинова, Альберт Миннахметов, Олег Петров, Рөстәм Саранов, Илдар Мәүҗиев, Айрат Исхаков, Ләйсән Григорьева, Роман Фархутдинов, Олег Ситдиков, Артем Лаврентьев, Гөлназ Илдарханова, Светлана Вильданова, Елена Воронова, Альберт Гиздатуллин, Айгөл Газизова, Владиленин Мильчаков, Нурсина Гайнетдинова Мактау кәгазе тапшырдылар. Бәйрәм флешмобыннан соң футбол мәйданында мини футбол буенча ярышлар һәм күңелле стартлар булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев