Минзәләдә яуган көчле яңгыр урып-җыю эшләрен өч көнгә тоткарлады
Районыбыз кырларында явып узган көчле яңгыр урып-җыю эшләрен тоткарлады
Районыбыз кырларында явып узган көчле яңгыр урып-җыю эшләрен тоткарлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 13130 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, барлыгы 11772 гектары суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-2738, борчак-360, көзге бодай 8174 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 34394 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләре 22,1 процентка башкарылды.Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8300 гектарда башкарылган. Август ае башыннан районыбыз кырларында 55,3 мм яңгыр яуды, ә шуның эченнән 8 августа һәм 9 август көнне төнлә һәм иртән белән 44,9 мм яңгыр явып үтте.
Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаж 45000 тонна салынган. Бозаулар өчен 22 тонна яфрак азык тупланган. Бер баш шартлы терлеккә 19,7 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Салам җыю эшләре дәвам итә, 500 тонна салам төргәкләргә төрелде.
Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыклары 51,5 тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда бер тоннага артык дигән сүз, ягъни 102 процентны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев