Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Муллык бәйрәменә әверелде

Минзәләлеләрнең бу көнне иркенләп ял итәргә мөмкинлеге һәм хокуклары бар. Агымдагы елда мул уңыш үстереп алдылар, ашлыкның тулай җыемы 197 мең тоннадан артты. Малларны кышлату өчен җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азыклар тупланды.

Район үзәгендә Өлкәннәр декадасында инде күркәм традициягә әйләнгән, әверелгән ярминкә оештырылды. Чын мәгънәсендә муллык бәйрәме  булды ул. КФХлар, эшкуарлар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре үзләрендә җитештерелгән продукцияне төяп килгәннәр. Олы урам булып һәм Октябрь мәйданы буйлап тезелгән җиңел машиналарда ашлыгы да, сөте, балы, мае да бар иде.

Минзәлә җире уңганнарга бай район. Монда бакча тутырып җиләк җимеш, яшелчә үстереп, терлек асрап табыш алучылар шактый. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә товар алып чыккан һәркем үз товарын үз товарын сатты. Иң арзан ит белән“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы сәүдә итте, алар итнең килосын 290 сумнан тиз арада сатып та бетерделәр. Бу хуҗалыкның ярминкәгә зур әзерлек белән килүен дә билгеләп үтәргә кирәктер.

   “Заиковский” хуҗалыгы ярминкәгә килүчеләрне бәйрәм өстәле артында   сыйладылар.“Загиев”КФХсы да итне 290 сумнан сатты. “Заиковский” хуҗалыгы, “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе бодай, арпа, борчакны тиз арада сатып бетерделәр.  Кайбер кешеләргә ашлык җитми дә калды. Балык участогы да балыкны тиз арада сатып бетерде.   Район башлыгы Айдар Салахов     сәүдә рәтләрендә сатыла торган продукциянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Бикбау авыл җирлегеннән килгән экологик комплекс җитәкчесе  Рөстәм Шәрифуллин укроп, ретрушка, кинза, яшел суган белән сәүдә итте. Ярминкәдә сату өчен шактый күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде: бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере, сыер, дуңгыз, сарык ите, ак май, ярма, он , бал, ашлык  башка товарлар.  Кадрәк авыл җирлеге төрлесеннән сөт, бал, кишер, чөгендер һәм башкасын алып килгән.  Авыллардан  килгән 25-35 килограммлы кабаклар һәркемне кызыктырырлык булды. Минзәлә урман хуҗалыгы төрле дару үләннәре, миннек, утын, бал белән сату иттеләр. Утынның ярылганы 4 кубометры-8 мең, ярылмаганы 5 кубометрлысы 6 мең сум иде. Наратлы Кичүдән Диләрә Сафиуллина  авылыннан  бер ярминкәне дә калдырмый, бу юлы ул 15 бройлер тавыгы, 15 индоутканы һәм казларын да тиз арада сатып бетерде. Җәмәк авылыннан  килгән  Ринас Вәлиевнең дә  3 түшкә сарык итен  халык чират торып алып бетерде. Калморза авылыннан килгән Рафак Габдрахмановның балы былтыргы бәядән, ягъни 3 литрлы банкадагысы  1200 сум тора иде. Аның балдан башка әллә ничә төрле продукциясен халык бик теләп һәм яратып алды.  Тукай районы Куады авылыннан килгән Резеда Кыямова яңа гына өлгергән ремонтандант бакча җиләгенең 3 литрлысын бер мең сумга сатты. 

Район башлыгы ярминкәне карап чыкканнан соң бәйрәмгә килгән халыкны  Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләде:

- Быел район игенчеләре өчен һава шартлары яхшы килде, Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычларны үтәп механизаторларыбыз мул уңыш җыеп алдылар, хәзер яшелчәләрне, көнбагышны  җыю бара. Киләчәктә дә үзебезнең район халкын үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итеп, яхшы һәм мул тормышта яшәргә язсын.

Ярминкәдә бәяләр халыкны кызыктырырлык булды, өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә бәяләр 10 процентка очсызрак иде.   “Дәүләтов” КФХсы бәрәңгене-12,суганны-18, кишерне-15, кәбестәне 15 сумга сатты.  Әлеге ярминкәдә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗы барлыгы күренеп торды. Бу ярминкәдә шулай ук халыкка сыер ите дә җитеп бетмәде.  

Әйе, чын мәгънәсендә  олы бәйрәм булды бу көнне  Минзәләдә. Район мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгатьтә һәм балалар катнашында әзерләнгән  бай эчтәлекле концертта халык күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев