Минзәлә районында бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү планы 25 процентка үтәлде
Көн темасы

Минзәлә районында бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү планы 25 процентка үтәлде

2 нче май көнне районыбыз кырларында 66 агрегат хезмәт куйды.

Район хуҗалыкларында көзге культуралар — 11568, күпьеллык үләннәр — 3809гектарда тукландырылды, көзге культуралар — 6430, күпьеллык үләннәр 5485 гектарда тырмаланган, дым каплату — 46272 гектарда башкарылган. 

Район буенча арпа — 3977, борчак — 596, солы — 430, сабан бодае 2562 гектарда җир куенына иңдерелде. «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы механизаторлары 253 гектарда шикәр чөгендере чәчте.

Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга соңгы көннәрдә яуган яңгырлар комачаулый. «Калморза», «Заиковский» хуҗалыклары, «Ильнур» КФХ, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре дә арпа чәчәләр.«Август-Мензелинск» ҖЧҖ хезмәтчәннәре 2400 гектарда көнбагыш чәчтеләр. «Калморза» хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә көнбагышны 550 гектарда чәчте.Район хуҗалыкларында барлык чәчеләсе орлыклар инкрустацияләнеп бетте. 


Нет комментариев