Район буенча барысы 22 мең тоннага якын артык сенаҗ базларга салынды.
«Кама Беконы» ҖЧҖ механизаторлары сенаж салуны дәвам итәләр. Бу хуҗалык узган ел 2 мең гектардан артык тритикале чәчкән иде, шуның барысын да сенажга салырга булдылар.
Хуҗалык механизаторлары барысы 1892 гектар тритикалене теземнәргә салдылар, хәзерге вакытта 19018 тоннадан артык сенажны Коноваловка терлекчелек комплексының азык базасына салып куйдылар. Алар шушы ике-өч көн эчендә тритикаледан сенаҗ салуны төгәлләячәкләр.
«Заиковский» хуҗалыгы да күпьеллык үләннәрдә 2 мең тоннадан артык сенаҗны базларга салып куйды.
«Ильнур» КФХсы механизаторлары да сенаҗ сала башладылар һәм бүгенге көнгә 410 тонна сенаҗны базга салды.
«Калморза» хуҗалыгы механизаторлары да алдагы көннәрдә сенаҗ хәзерләүгә тотыначаклар.
«Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгына тиздән терлек азыгы әзерләү өчен техника кайтачак.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев