Стационар эретмә узелы төзелә
“Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында стационар эретмә узелын моннан бер атна элек төзи башладылар.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Стационар эретмә узелының буе 60, иңе 40 метр. Эретмә узелын төзүчеләр баганалар утыртып, коймалар куеп чыктылар. Стационар эретмә узелы өчен 60 куб сыешлы 5 бочка кайтарылган.
Агрофирмада элек стационар эретмә узелы бар иде, ул авылга якын урнашканлыктан Роскомнадзор таләпләренә туры килмәү сәбәпле, икенче стационар эретмә узелын Кадрәк белән Җәмәк авылы киселеше чатында төзи башладылар. Бер типтагы эретмә узелларының эретмә әзерләү өчен кулланыла торган суны йомшартырга, әчелеген киметергә һәм җылытырга мөмкинлек бирүен хәзер инде беркемгә дә раслыйсы түгел. Ул кулланыла торган пестицидларның һәм минераль ашламаларның нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.
Стационар эретмә узелы май азагында файдалануга тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев