Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна Парет барлык почтальоннарга үрнәк!

“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы район җирлегендә яшәүчеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып чыгарыла торган бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы. Җирле яңалыкларны белеп тору, тормыштан артта калмау өчен газетага язылу зарури.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Яңа Маҗын почта бүлекчәсе районда алдынгылар рәтендә исәпләнә. 2020 елның икенче яртысында башкалардан уздырып эшләгән почта бүлегенә кереп почта начальнигы Татьяна Паретка бүләгебез – аш сервизын тапшырдык. Татьяна почта өлкәсендә күптәннән эшли. Хезмәт хакы зур булмаса да, үз эшен яратып башкара. Авыллардагы кибетләргә газетаны ваклап сату белән керә башлагач, подписчикларны киметмәячәкмен, үзем эшлим, диде һәм эшли дә! 2021 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча велосипедны алу өчен бөтен мөмкинлеге бар.

Безнең аңлатма

2021 елның беренче яртысына 30 гаилә район газетасына язылган инде. Редакция игълан иткән акция кысаларында, велосипедлы булу өчен кимендә  җитмеш газета яздырырга кирәк. Ярышка йомгак ясаганда кыш көне шәһәргә китеп яшәүчеләр хисабына бу сан киметеләчәк! Биредә ике авылда 138 йорт исәпләнә.

Яңа Маҗын авылында да газетаны күпчелек пенсия яшендәге кешеләр алдыралар.

Рөстәм Салихов:

– Безнең Татьянабыз эшен җиренә җиткереп башкара. Татьяна Андреевна булдыклы почтальон, газета-журналларны вакытында китереп җиткерә, без аның эшеннән бик канәгать.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев