Барлыгы 93365,7 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.
Районда «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы(94%), "Рус"(94%) хуҗалыгы һәм берничә КФХдан башкалардан кала бөртекле культуралар суктыруны төгәлләделәр. Район буенча сабан бодаеның 90 проценты суктырып алынды. Район буенча уртача көзге бодай — 25,9 ц, арпа — 20,4 ц, борчак — 11,2 ц, солы 16,2 ц. уңыш бирде. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 23,1 центнер тәшкил итә.
27 нче август көнне районыбыз басуларында 27 комбайн эшләде һәм 208 тонна ашлык суктырып алдылар.
Безнең белешмә
Республика күләмендә бер миллион 351 мең гектарда игеннәр суктырып алынган. Өч миллион биш йөз унбер мең тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 26 центнер уңыш җыеп алына.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев