Язгы чәчүне сыйфатлы һәм кыска срокларда башкару зарури
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта дым каплату гомум төс алды.
Районыбыз хуҗалыкларында көзге культураларны уҗымнарны өстәмә тукландыру көз көне үк башкарылган иде. Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәр басуларын тырмалау төгәлләнде һәм өстәмә тукландыру да бүген иртәгә тәмамланачак. Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр 5068 гектарда тукландырылды, көзге культуралар-5435 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-342461 гектарда башкарылган. Район буенча 4500 гектарда иртә сабан культуралары чәчелде, бу планлаштырылганның 13,9 проценты дигән сүз. Хуҗалыкларда сидератлар чәчү дәвам итә, барысы җирләрне ашлау өчен1623 гектарда сидерат чәчелде.
Барлыгы хуҗалыкларда 6227 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.
Район буенча барысы 32386 гектада бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчәсе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев