26 нчы декабрь көнне Югары Тәкермән авылының мәктәп шугалагында 30 яшькә кадәрле ир-егетләр арасында Яңа елга багышланган хоккей турниры була
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге турнирда Тукай районының Яңа поселогы , Мерәс авылы, Алабуга районыннан һәм Югары Тәкермәннең хоккей командалары көч сынашачак. Шул ук көнне мәктәп балалары арасында да хоккей ярышлары булачак.
Бу көнне Югары Тәкермән авылында Яңа ел алды ярминкәсе үтәчәк. Әлеге ярминкәдә авыл халкы сыер итләре, кош-корт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе, пешерелмәләр белән сәүдә итәчәк.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев