Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минем гаиләм – минем бәхетем, дип саный Сылу Галиева

Минем гаиләм - минем бәхетем, дип саный Минзәлә шәһәрендәге гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Сылу Галиева (укытучысы Гыймадеева Рәзинә Байчура кызы). Ул гимназиядә игълан ителгән гаилә гербы конкурсына ничек әзерләнүләре, гаилә гербының нәрсә аңлатуы турында түбәндәгеләрне язып җибәргән. Безнең гимназиядә гаилә гербы конкурсын игълан иттеләр. Нәрсә ясарга, гаиләбезнең нигезе нәрсәдә?...

Минем гаиләм - минем бәхетем, дип саный Минзәлә шәһәрендәге гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Сылу Галиева (укытучысы Гыймадеева Рәзинә Байчура кызы). Ул гимназиядә игълан ителгән гаилә гербы конкурсына ничек әзерләнүләре, гаилә гербының нәрсә аңлатуы турында түбәндәгеләрне язып җибәргән.

Безнең гимназиядә гаилә гербы конкурсын игълан иттеләр. Нәрсә ясарга, гаиләбезнең нигезе нәрсәдә? Башта бик җайлы гына ясалыр сыман иде герб. Әни, әти, абыем һәм мин, җыелыштык, озак уйлаштык, киңәшләштек һәм, ниһаять, уртак фикергә килдек. Хәзер сезне уртак җимешебез белән таныштырып үтәсем килә.

Менә ул - безнең гаиләбезнең гербы! Үзәгендә - имән агачы. Аны әтием сайлады. "Имән - озын гомерне, ныклылыкны аңлата. Әйдәгез, без дә шулай көчле булып яшик! Имән тамыры ныклы булгандай, гаиләбезнең дә тамырлары тирән һәм нык булсын",- диде ул. Әнием: "Имән агачыннан ярату, хөрмәт итү, дуслык яфраклары коела", дигәч, күңелем әллә нишләде. Әнием белән әтиемне кочаклап алдым. "Мин сезне бик яратам!"- дидем.

-Гаиләбезнең тамырлары - әби-бабаларыгыз, - дип дәвам итте әнием.

Чыннан да, һәр атна саен диярлек, без авылга - көчле тамыр ияләренә - әле әтиемнең, әле әниемнең әти-әниләренә кайтабыз. Алар безнең кайтуыбызны өзелеп, түземсезлек белән көтеп торалар. Белсәгез иде алар янында безгә ничек күңелле, рәхәт икәнен! Мин аларны бик хөрмәт итәм. Әтием ягыннан бабам Мансур, әбием Миңниса 45 ел бергә, безгә үрнәк булып, дус, тату яшиләр. Әнием ягыннан бабам Рәсим белән әбием Миңленурның гаилә корып яшәүләренә 56 ел! Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 7 оныклары арасында мин дә бар. Мине әбиемә бик охшаган, диләр. Дәү әнием кебек тыныч, ягымлы сөйләшергә өйрәнәм, өй эшләрен әбием сыман җитез башкарырга тырышам. Хәзер аңа 80 яшь, ә ул күзлексез газеталар укый, йон носки- бияләйләр бәйли. Мин әби-бабаларым белән горурланам!

Гаилә гербында кулларыбызны символ итеп куйдык. Чөнки кулга-кул тотынышып, дус-тату яшибез, авыр вакытларда беребезне дә ялгыз калдырмыйбыз, һәрчак ярдәм итәргә генә торабыз. Куана да беләбез: бергәләшеп бәйрәмнәрдә күңел ачабыз, сый-хөрмәт күрсәтәбез.

Кулларның иң кечкенәсе - минеке. Мин зур үскәч, әнием белән әтиемә бик игътибарлы булырмын, кадерләп, хөрмәтләп торырмын - гаилә гербына тап төшермәм, аны буыннан-буынга тапшырырмын. Минем гаиләм - минем бәхетем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев