Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Бикбау авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.

Бүгенге көндә Бикбау авыл җирлегендә 10 тыл ветераны гомер кичерә. Шушы көннәрдә авылда яшәүче тыл ветераннары — Рәхилә Баянова, Бибинур Зарипова, Тәүдиха Вәлиева, Мөҗәллия Усманова, Асия Миннегалиева, Муллахәсән Галиуллиннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. 


Шәһәрдә — балаларында яшәүче ветераннар — Әхлидә Давлетова, Фәһия Габдуллина, Мәдәния Хөббетдинова, Гәфифә Гәлләмоваларга шундый ук медальләр тапшырылачак. 


Люзия Мардамшина:
—Җирлегебездәге тыл ветераннарына хөрмәтебез дә, рәхмәтебез дә зур. Бер эштән дә куркып тормаганга, гомерләрен хезмәттә үткәргәнгә, бүген дә хәрәкәттә алар. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәүләре белән үрнәк. Тылда күрсәткән батырлыклары, тынгысыз хезмәтләре өчен Аллаһ аларга озын гомер, бәхетле картлык бүләк иткән. Киләчәктә дә балалары, оныклары хөрмәтен тоеп яшәргә язсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев