Минзәлә районы авылларындагы демография үзенчәлекләре
Көн темасы

Минзәлә районы авылларындагы демография үзенчәлекләре

Быел беренче класска Коноваловка мәктәбендә — ике, аның филиалы булган Юртау башлангыч мәктәбендә дүрт бала укырга керде.

Бу фактка демография, география генә түгел, күзгә күренмәс, әмма тәэсир көче зур булган башка күп процесслар алга чыга. Сүземне куәтләү өчен тагын бер генә факт: Коноваловка бакчасында эшләргә кеше булмагач, балалар бакчасының статусы әлегәчә ачык түгел, ә Юртауда унга якын бала рәхәтләнеп бакчага йөри. Коноваловкада бер гаилә баласын янәдән авылга алып кайткач, икенче класс та ачылды.

 

Коноваловка авылында Белем көне

Ике мәктәптә дә яңа уку елы башлану чарасы күтәренке рухта үтте. 

Коноваловка мәктәбе директоры Азат Гәрәев тырышлыгы, хуҗалыкчанлыгы белән бина яңа уку елына бик әйбәт әзерләнгән. Җир участокларында дистәләгән төрдә җиләк-җимеш, яшелчә өлгергән. Уңышны, елдагыча, махсус хәрби операция фронтына аш әзерләүче волонтерларга тапшырачаклар.


Нет комментариев