Яңа мәктәпкә беренче сыйныфка 31 бала укырга килде
Минзәләнең Садак бистәсендә «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасыкысаларында төзелгән «Мирас» күп профильле гимназиясе бинасы быел тәүге мәртәбә укучыларны каршы алды. Укучыларның, ата-аналарның, педагогик коллективның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Айдар Салахов, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, «Акибанк» идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова килделәр, үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
500 балага исәпләнгән мәктәптә быел беренче сыйныфка 31 бала (ике параллель класс) укырга керде. Мәктәптә балаларга белем алу һәм үзүсеш өстендә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа бинада моңарчы шәһәрдә эшләп килгән гимназиянең традицияләре сакланыр һәм үсеш алыр, дигән ышаныч белдерелде.
Тантанада мәктәпкә район башлыгы исеменнән 100 мең сумлык сертификат, компьюитер сыйныфын җиһазлау өчен 50 мең сумлык сертификат, физкультура дәресләрендә кулланыр өчен туплар комплекты тапшырылды. Шулай ук мәктәпне сафка кертеп җибәрүгә зур өлеш кертүчеләргә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев