Бадминтончылар һәм чаңгычылар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде
«Мирас» күп профильле гимназия ачылу тантанасыннан соң, нәкъ аның каршында күпфункцияле үзәк — «Алга» спорт комплексы ачылды.
Биредә «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге (тренер — Игорь Ковальчук) һәм «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тәрбияләнүчеләре (тренер — Антон Лаврентьев) шөгыльләнәчәк.
Тантана барышында район башлыгы Айдар Салахов 100 мең сумлык, ә Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе башкарма директоры Линар Шакиров — 50 мең сумлык сертификат һәм әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар комплекты тапшырды.
Котлау сүзләре белән шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чыгыш ясадылар. Чараның мәртәбәле кунаклары үзләренең якты теләкләрен җиткергәч, спорткомплекс белән танышып чыктылар. Әлеге объектны төзүгә үз өлешләрен кертүчеләр дә бүләкләнде.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев