Минзәләдә «Цифрлы АПК» эшли башлады
Көн темасы

Минзәләдә «Цифрлы АПК» эшли башлады

Яңа бинада студентлар заманча программаларга өйрәнәчәк

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумның «Цифрлы АПК» ачылу тантанасы булды. Аны ачканда ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев тәкъдиме белән әлеге проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткән, күптән түгел вакытсыз арабыздан китеп барган элеккеге техникум директоры Эльвира Фәттахова бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Район башлыгы Айдар Салахов биредә хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында кулланылучы алдынгы технологияләр, программалар укытылачагы турында әйтте, шул ук вакытта җитештерү белән шөгыльләнүче аграр компанияләр белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген искәртте. 

Уку йортының директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлсинә Рәҗәпова коллективның, укучыларның үзләренә күрсәтелгән зур ышанычны аклаячакларын, һәм «Цифрлы АПК» ярдәмендә авыл хуҗалыгы сферасы өчен кирәкле белгечләр әзерләү эшен тагын көчәйтәчәкләрен әйтте.

Объектны ачуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «АКИБАНК» идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов катнашты.

 


Нет комментариев