Гөлек авылы мәдәният йортында Урыс, Тулбай, Гөлек авыллары Тыл ветераннарына Бөек Жиңүнен 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.
«Ветераннарыбыз рәхәтләнеп ял итеп, кунел ачтылар. Чәй табыны әзерләнде.” – дип сөйләде Гөлек авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илгизә Галиуллина.
Бәйрәмгә килгән өлкән буын, мөхтәрәм яшьтәге ветераннар балаларга, яшьләргә сугыш елларының нинди авыр һәм ач-ялангач булулары турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты.
Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм тантанасында районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнашты.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев