Матвеевка авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына  медальләр тапшырылды
Җиңүнең 80 еллыгы

Матвеевка авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшырылды

Матвеевка авыл җирлегендә бүгенге көндә өч тыл ветераны гомер кичерә. Аларның барысы да хатын-кызлар.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында үсмер генә кызчыклар булуына карамастан, Җиңүне якынайту өчен тылда зур көч куйган алар. Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Латипов тыл ветераннары — 100 яшьлек Тәрҗимә Пудовага, 92 яшьлек Нина Матвеева һәм  Әгъҗибә Гөмәровага олы рәхмәт хисләрен җиткереп, алдагы көннәрендә исәнлек-саулык теләп юбилей медальләрен тапшырды. 

Минзәлә районында Җиңүнең 80 еллыгына медальләр Бөек Ватан сугышының тагын 100 дән артык ветеранына тапшырылачак. Алар — фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм башка категорияләр.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, шулай ук 2025 ел — Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.


Нет комментариев