Минзәлә районы Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнә
Илебезнең барлык халкы өчен якын һәм кадерле бәйрәмгә бер айдан азрак вакыт калып бара
Минзәлә районы хакимиятендә Җиңүнең 80 еллыгын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча утырыш узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева бәйрәмгә багышланган чаралар планы белән таныштырды, барлык җаваплы оешмаларны санап чыкты.
— Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру безнең уртак бурычыбыз булып тора. Яшь буын Бөек Ватан сугышы геройлары турында хщтерне кадерләп сакласын өчен, патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев