Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Минзәлә районында яшәүче тыл ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Нәсимә Сабирҗан кызы Дусай Кичү авылында туган, аның бөтен тормышы авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән.

Шушы көннәрдә Минзәлә районының хөрмәтле кешесе, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Нәсимә Сабирҗан кызы Мөхәммәдиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Ул күп еллар туган авылында Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. 

Аның күпьеллык хезмәте күп санлы бүләкләр: Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм медальләр белән билгеләп үтелә. Нәсимә Сабирҗан кызы ире белән өч бала үстергән, ә бүген ул үзен алты оныкның һәм җиде оныкчыкның яраткан әбисе дип горурланып әйтә ала. 

Нәсимә Сабирҗан кызын әлеге истәлекле көне белән котлыйбыз һәм аңа нык сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев