Илебез тарихында иң бөек датага багышланган массакүләм чара Ленин исемендәге стадионда узды
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы хәрби комиссариат янында башланды. Биредә Бөек Ватан сугышы, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шулай ук һаләк булган батырларның гаилә әһелләренең колоннасы старт алды.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары буларак, Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәсән Гатауллин, Михаил Тихонов микроавтобуста бардылар.
Ветераннарны шәһәрнең үзәк Ленин һәм Карл Маркс урамнары буенча район җитәкчелеге, хезмәт коллективлары, уку йортлары укучылары сәламләп, тантаналы колоннага кушылдылар һәм Ленин исемендәге стадионга юнәлделәр.
Традиция буенча, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Муса Җәлил исемендәге паркта туктап, биредә Герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Ленин исемендәге стадионда хезмәт коллективлары, уку йортлары, волонтерлар колоннары бәйрәм кунакларын сәламләп марш белән уздылар. Үткән елдагыча, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыючы волонтерлар да аерым колонна булып үттеләр.
Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, райондашларны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Җиңү көненең чын-чынлап бөтен халык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз, бәяләп бетергесез казанышыбыз дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның илебез сагында торуларын искәртте, аларның исән—имин әйләнеп кайтуларын теләде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде, үз исеменнән дә иң яхшы теләкләрене юллады.
Аннан соң театраль композиция башланды. Минзәлә театры, район мәдәният сарае артистлары, урта махсус уку йортлары, мәктәпләр укучылары, Балалар сәнгать мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре, аэробика бүлеге кызлары бу постановкаларны һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар.
Әлеге сугыш чоры хатирәләрен яңарткан чыгышларны бәйрәмгә килүчеләр зур кызыксыну, дулкынлану хисләре белән карадылар.
Стадион буйлап сугыш эпизодларын күрсәткән тематик һәм шулай ук раритет автомобильләр кортежлары, атлар җигелгән арбалар да узды.
Һәр елдагыча, кадетлар мәктәбе укучыларының күрсәтмә чыгышлары, шулай ук уку йортлары укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында строй әзерлеге буенча смотр узды.
Смотрда җиңү яулаган һәм гран-прига лаек булган уку йортларына Грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев, алар артыннан хезмәт коллективлары җитәкчеләре мемориалга чәчәкләр салдылар. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Соңыннан хөрмәтле сугыш ветераннары өчен мул бәйрәм табыны да әзерләнде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен солдат боткасы да пешерелгән иде.
Бәйрәмнән күбрәк фотоларны Фотогалерея бүлегендә карап була. Шулай ук безнең ВК төркемендә туры эфир алып барылды
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев