Тауасты Байлар авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар
Җиңүнең 80 еллыгы

Тауасты Байлар авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 6 кешегә бүләк тапшырылды

Минзәлә районы Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева мәдният хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котлады.

— Мөхтәрәм шәхесләребез, тыл ветераннары Шәмсия Латфуллина, Нәҗибә Гимадеева, Әлфия Заляева, Клара Исламова, Энҗе Шәйхетдинова, Наҗия Вәлиәхмәтовага республика, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдык. Һәрберсенең хәлен белеп, аралашып, иң җылы теләкләребезне җиткердек, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Зөлфия Гәрәева. 


Нет комментариев