Раил Газизов ат чабышында сынатмады
Аю авылы егете Раил Газизов 10 яшьтән бирле ат өстендә чаба.
Ул елның-елында авыл һәм шәһәр сабантуйларында атлар чабышында катнашып призлы урыннар яулый. Әле узган атнада Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” АҖ үткәргән “Чабыш атлары узышу сезонын ачу һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына” багышлап уздырылган ярышта беренчелекне яулады. Раил Мактау кәгазе, кубок һәм шактый зур суммада акчалата приз белән бүләкләнде. Әлеге узышта 3 яшьтән югары булган татар атлары токымыннан Балтач, Саба,Әлмәт,Зәй, Ленинногорск районыннан 10 чабышкы катнашты. Раилнең “Буян” кушаматлы аты сынатмады. Раил бу шимбәдә Башкортостан Республикасының Дюртиле шәһәрендә узачак чабыш атлары узышу сезонын ачу ярышында да катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев