Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тавышыбызны ышанычлы, лаеклы дип санаган кандидатларга бирәбез

Минзәлә шәһәре һәм районында сайлау участоклары бердәм рәвештә сәгать җидедә эшли башлады.

инзәлә, Мензеля-информ, Флура Мусина) Безнең хәбәрчебез шәһәребездәге автомәктәп бинасында урнашкан 1974 нче санлы “Социалистическая” сайлау участогында булып, андагы сайлаучылар белән сөйләшеп, үзе дә сайлап кайтты. 
Таһир Исмәгыйлов, сайлау комиссиясе рәисе: 
–Сайлаучылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Беренчедән, сайлау участогы бинаның беренче катында урнашкан, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен дә уңайлы бу. Комиссия членнары да иртәнге алдыда ук килеп, тагын бер кат бөтен әзерлекне күздән кичереп чыктылар. Әлеге участокта сайлау хокукына ия булган 698 сайлаучы исемлеккә кертелгән. Сайлаулар актив узар, дип ышанасы килә. 
Наилә Мингалиева, ике бала анасы: 
–Сайлау участогы эшли башлауга ук килеп, иң беренчеләрдән булып тавыш бирәсем килде. Тавышымны иң лаеклы дип санаган кандидатка бирдем. Сайланган депутатларыбызга ышанычыбыз зур.Тормышыбыз тагын да яхшырсын, безнең мәнфәгатьләрне кайгыртсыннар. Шәһәребез көннән-көн матурлана, төзекләнә, без моңа шаталанабыз. Балалар белән бергәләп ял итәр урыннар да арта бара. Ике балабыз бар, берсенә 9 яшь, икенчесе кечкенә, балалар бакчасына берничә көн элек кенә йөри башладык әле. 
Ильвир Шакиров, Минзәлә муниципаль районының 122 нче янгын частеның бүлекчә командиры: 
–Сайлауга килү – ул һәркемнең гражданлык бурычы, дип саныйм. Иң лаеклыларга тавыш бирик. Алар безнең проблемаларны ишетерлек, һәм аларны ччишерлек булсыннар. Тормышыбыз матур, яшәү өчен бөтен шартлар бар: үзеңнән дә күп нәрсә тора. Без гаиләбез белән йорт сала башладык.Хатыным Зөлфия кибеттә эшли, кызыбыз Эвелина гимназиядә укый, Данияр улыбыз балалар бакчасына йөри. Аларның киләчәге дә матур булсын, шуңа күрә сайлауларны калдырмыйбыз, киләбез һәм тавышыбызны ышанычлы, лаеклы дип санаган кандидатларга бирәбез. 
Безнең өстәмә 
Бүген Минзәлә муниципаль районында җирле үзидарә органнарына 12 округ буенча өстәмә сайлаулар уза, төрле сәбәпләр белән киткән депутатлар урынына яңалары сайлана. 
Сайлаулар Әтрәкле авыл җирлегендә: Яңа Айман округы №1 (УИК 1934), Яңа №10 (№1936), 
Кадрәк авыл җирлегендә: Яңа округ №3 (УИК 1946), 
Хуҗәмәт авыл җирлегендә: Яшел округы №3 (УИК 1950), 
Яңа Мәлкән авыл җирлегендә: Елга округы №6 (УИК1957), 
Иске Маҗын авыл җирлегендә №1 Лесной и №3 Западный (УИК 1961), 
Урыс авыл җирлегендә Чәчәкле округы №6 (1966), 
Минзәлә шәһәрендә: №5 Социалистический (УИК 1974), №6 Чернышевский (1975), №11 Мәктәп (УИК 1980), №13 Яңа (УИК 1982) округларында уза. 
Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев