Физика буенча эш дәфтәрләре - практик дәресләр оештыру өчен мөһим корал. Ул медицина белгечлеге студентларына материалны яхшырак үзләштерергә һәм теоретик белемнәрен практикада кулланырга ярдәм итә.
«Минзәлә медицина училищесы» ДАҺБУнең физика укытучысы Флүсә Мөхәммәтхаҗи кызы Илдарханова практик дәресләр өчен читтән торып үткәрелә торган төбәкара эш дәфтәрләре конкурсында призер булды.
Конкурс Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика мәгариф оешмалары укытучылары арасында узды. Флүсә Мөхәммәтхаҗи кызы ОУП 06 «Физика» дисциплинасы буенча номинациядә II урынны алды. Аның эш дәфтәрләре округта иң яхшы методик материалларның берсе дип танылды.
Нет комментариев