Яр Чаллыда чыгышы белән Минзәлә районыннан булган спортчы сурәтләнгән баннер урнаштырдылар
Көн темасы

Яр Чаллыда чыгышы белән Минзәлә районыннан булган спортчы сурәтләнгән баннер урнаштырдылар

Ранил Кадрәк авылыннан атаклы көрәшчеләр Загриевлар династиясе вәкиле

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә чыгышы белән Минзәлә районыннан булган Ранил Заһриев фотосы төшерелгән баннер пәйда булды. Ул «Пединститут» тукталышы янында урнашкан. Бу хакта «Минзәлә-информ» га яшь спортчының әтисе, көрәш буенча мастер Ирек Загриев хәбәр итте. Баннерда Ранил 2022 елның маенда Иван Поддубный истәлегенә үткәрелгән Халыкара ярышларда 3 урын яулаган  өчен медаль белән сурәтләнгән.

Шулай ук Ирек Загриев Ранилнең быел август азагында Республика көненә багышланган турнирда 32 килограмм авырлык категориясендә 1 урын яулавын хәбәр итте.


Нет комментариев