Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Илебез өчен өчен иң мөһим истәлекле даталарның берсе масштаблы итеп һәм тантаналы шартларда үткәрелде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Традиция буенча, бәйрәм шәһәр үзәгендә башланды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, Әфганстанда һәм кайнар нокталарда үз бурычларын үтәгән, шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан каһарман якташларыбыз  хәрби комиссариат яныннан кузгалдылар. 

Аларга  район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район җитәкчелеге вәкилләре, бәйрәм парадында катнашучы уку йортлары укучылары, оешмалар колонналары кушылдылар.Аларны Ленин һәм Карл Маркс урамнарының читләренә баскан район оешмалары, уку йортлары, спорт учреждениеләре коллективлары, укучылар, бәйрәмгә чыккан шәһәр һәм район  халкы сәламләде.

Әлеге маршрут  буенча Муса Җәлил исемендәге парк кала. Биредә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев Герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салдылар.

Төп бәйрәм чарасы Ленин исемендәге стадионда үтте. Җәяү йөри алмаган ветераннарыбыз почетлы кунак булып микроавтобусларга килеп җиттеләр. Алар артыннан стадионга хезмәт коллективлары, уку йортларында укучылар килеп керделәр. Барлыгы 47 колонна булды. Шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыючы район волонтерлары да аерым колонна булып үттеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, райондашларны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, имин тормыш теләде.

Җиңү көненең чын-чынлап бөтен  халык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз, бәяләп бетергесез казанышыбыз дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның илебез сагында торуларын искәртте, аларның исән –имин әйләнеп кайтуларын теләде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен юллады.

Аннан соң театраль композиция башланды. Минзәлә театры, район мәдәният сарае артистлары, урта махсус уку йортлары, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, аэробика бүлеге кызлары бу постановкаларны һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Әлеге дулкынландыргыч, сугыш чорын яңарткан чыгышларны бәйрәмгә килүчеләр яратып, зур кызыксыну белән карадылар.

Стадионга сугыш эпизодларын күрсәткән “Ватан-Ана чакыра!”, “Ленинград блокадасы” “Балалар йорты”, “Партизан обозы”, “Матросов батырлыгы”, “Сугышчы–азат итүче”, “Алар Җиңү белән кайттылар” автомашиналар кортежлары, шулай ук раритет автобус, Урал мотоциклы, УАЗ, “Москвич”,  Мерседес машиналары керде.

Кадет мәктәбе укучылары махсус чыгыш күрсәттеләр.

Ел саен Җиңү бәйрәмендә урта уку йортлары, мәктәп укучылары арасында строй әзерлеге буенча смотр була.

Быел уку йортлары арасында беренче урында Минзәлә педагогик көллият, икенче урында – медучилище, өченче урында – авыл хуҗалыгы техникумы.  Кызлар арасында беренче урында икенче урта мәктәп, икенче урында – беренче урта мәктәп. Егетләр арасында – беренче урында – беренче урта мәктәп, икенче урында икенче һәм өченче урта мәктәп, өченче урында гимназия командалары. Кадет мәктәп-интернаты гран-прига лаек булды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә марш белән үтте. 11 нче санлы “Шатлык” һәм 3 нче санлы “Балачак” балалар бакчалары Район башлыгы Рәхмәтенә лаек булдылар.

Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев мемориалга чәчәкләр салды, алар артыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр тере чәчәкләр, венокларга күмделәр.

 Аерым венокны волонтерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар салды.

Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Стадионда кыр кухнясы эшләде, килгән халык карабодай ярмасыннан әзерләнгән солдат боткасынан, ипи һәм кайнар чәйдән авыз итте. Соңыннан хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары өчен мул бәйрәм табыны да әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев