Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов интернат-йорттагы тормышны һәрдаим контрольдә тота.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Админстрация белән аралашудан тыш, бәйрәм көннәрендә биредә яшәүчеләргә җылы сүләрен җиткерергә дә вакыт таба. Өлкәннәр декадасы кысаларында да интернат-йортка котларга килде. Биредә яшәүчеләрнең үз вакытында илебез тормышына керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтеп, бүген алар хакында хөкүмәтебезнең кайгыртуын аңлатты. Язмышка бәйле төстә, ялгыз калучыларны комфортлы шартларда яшәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланыла диде район башлыгы.
.jpg)
Интернат-йортта бүгенге көндә язмышлары шунда китергән, 70 тән артык кеше яши. Ике кешелек бүлмәләрдә телевизоры да, башка җиһазлары да бар. Дүрт тапкыр ашау каралган, теләге һәм мөмкинлекләре булганнар бүлмәләрендә чәй эчәләр.

Бәйрәм көнне район мәдәният йорты коллективы әзерләгән концертны рәхәтләнеп карадылар.
Нет комментариев