1 октябрь көнне район мәдәният сараенда узган тантаналы чарада Өлкәннәр көне белән бергә район ветераннар советы оешуның 40 еллыгы да бәйрәм ителде.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты һәм сәхнәдә чыгыш ясады. Ике җитәкче дә бәйрәмгә килгән тамашачыларны Өлкәннәр көне һәм ветераннар советы оешуның 40 еллыгы белән кайнар тәбрикләде, бәхет, тыныч күк йөзе, имин тормыш һәм гаилә иминлеге теләде.
Район ветераннар советының актив әгъзаларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәм концертында ветераннарның халык хоры һәм район мәдәният сарае хезмәткәрләре чыгыш ясап, тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Нет комментариев