Көн тәртибе нигезендә берничә мәсьәлә каралды
Минзәлә районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны ачып, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат белән таныштырды.
«Ялкын» яшьләр үзәге директоры Евгений Вахнин яшьләрне коррупциягә каршы чараларга җәлеп итү буенча эш нәтиҗәләре, шулай ук яшьләр арасында хокукый һәм коррупциягә каршы тәрбия формалаштыру нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендә коррупция куркынычын булдырмау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Утырыш азагында район прокуроры Риназ Калаков гамәлдәге закон таләпләренә таянып эш итүнең һәм коррупциянең теләсә нинди күренешенә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Нет комментариев