Бу ике дата арасында нинди бәйләнеш бар дисезме?
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бу юлларның авторына да Минзәлә- информ филиалын җитәкли башлауга 19 ел тулган икән бит!
Минзәлә интернат- йортында яшәүчеләрне котларга баргач, Эрнест Галиевның туган көне икәнен әйттеләр. Аны котларга, елдагыча, Юртау авылы җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров килгән инде. Эрнест ага инде 18 ел интернат-йортта яшәсә дә, авылда онытмыйлар аны. Быелгы пакеттагы күчтәнәчләр белән дә рәхәтләнеп чәй эчәм диде ул. Бу йортка килеп төпләнгәнче «Минзәлә» совхозында эшләгән. Хезмәт яратуы канына сеңгән — хәзер дә территориядәге эшләрдә хезмәткәрләрнең даими булышчысы икән ул.
Эрнест аганың юбилее ТАТМЕДИА оешу белән бер көнгә туры килгәнгә, аңа логотиплы бейсболка бүләк иттек. Озын гомерле бул, райондашыбыз.
Сүз уңаенда, биредә яшәүче 70 тән артык кешенең яртысы гына Минзәлә районыннан килгән икән. Гомерләренең озын булуына шик юк. Менә дигән шартлар тудырылган, ихтирамлы персонал хезмәт күрсәтә. Дүрт тапкыр ашау өстенә, ике кешелек бүлмәләрдә чәй эчү мөмкинлеге дә, телевизор карар өчен шартлар да тудырылган. Территориясендә тәртип, матурлык, утырып ял итәрлек урыннар бар.
Өлкәннәр көне уңаеннан Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов җылы сүзләр белән котларга килде үзләрен. Аннары рәхәтләнеп район мәдәният йорты җырчыларын тыңладылар.
Нет комментариев