Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында Эльвира Фаттаховага багышлап мемориаль такта ачылды
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында Эльвира Фаттаховага багышлап мемориаль такта ачылды

Вакытсыз арабыздан киткән Эльвира Шәрип кызы Фаттахова соңгы 15 елда техникумда директор булып эшләде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә — информ)

Хезмәтен җиренә җиткереп башкарып, техникум хакында һәрдаим кайгыртып яшәгән Эльвира Фаттахованы күз алдына китереп, аның белән киңәшмәгән көнем юк диде митингта чыгыш ясаган техникум директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлсинә Ражапова.

Бүген шушы вакыйгада катнашу өчен кешеләрнең күп килүе Эльвира Фаттахованы хөрмәт итүчеләрнең күп булуы хакында сөйли диделәр, тантанада катнашып чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев. 

Айдар Салахов мәрхүмәнең кызына Эльвира Фаттахованың исеме Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелүе хакында сертификат тапшырды. 

Эльвира Фаттахованың кызы

Айдар Салахов искә алу сүзендә Эльвира Фаттахованың техникумда «Цифрлы АПК» проектын тормышка ашыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 

Мемориаль такта ачуның инициаторы булган мәрхүмәнең энесе Радик Фаттахов үз чыгышында лаеклы ялда буласы урынга гүрләрдә ятуын беребезнең дә күңеле кабул итә алмый диде. 

Чарага кеше куп килгән иде

Урының оҗмахта булсын, Эльвира ханым! Синең хактагы хәтер, якыннан белгән, аралашкан һәркемнең күңелендә озак сакланыр, Эльвира Шәриповна!


Нет комментариев