1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне
Бу дата — шәһәребез һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, яшьләр белән уртаклашкан тормыш тәҗрибәгез өчен сезгә иң олы рәхмәт сүзләрен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен олы терәк һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз. Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча кадерле, чөнки яшьләрнең инициативасы белән бергә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге бик мөһим.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын телим!
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов
Нет комментариев