Яңа Мәлкән җирлегендә Фоат Комаров һәм Рәүф Шагалиев алма бакчасы булдырдылар.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Иске Мәлкәннән Дусайга барганда элеккеге чаганлыкның эзе дә юк хәзер: биредә алма бакчасы пәйда булды. Ул 9 гектар мәйданны били. Яр буендагы чатырманга әверелгән агачларны кисеп, анда чыршы агачлары утыртып куйдылар.
Авыл кешеләре өчен дә шатлык бу, чөнки әлеге территория генә түгел, шушы бакча территориясенең яны да тәртипкә китерелде. Яшь үсентеләргә, мондагы матурлыкка хозурланып, аларның эш стиленә карап сокланасың. Өстәвенә, алар җирлекнең 12 кешесен эшле иттеләр. Бакчачылар перспективада сок җитештерергә планлаштыралар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев