Мөслимдә узган киңәшмәдә Минзәлә районы Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова диплом белән бүләкләнде
Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә Минзәлә районы делегациясе дә катнашты. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Зональ киңәшмәдә республиканың 14 районыннан (шул исәптән, Минзәләдән дә) район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
“Мөслим-информ” хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һ.б. чыгыш ясадылар. Докладчылар авыл хуҗалыгының Татарстан Республикасы социаль-иктисади үсеше роле һәм хөкүмәт тарафыннан үз эшен башларга теләгән авыл кешеләренә ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырылучы программалар белән таныштырдылар.
Киңәшмә азагында алдынгы эшмәкәрләр, авыл җирлек башлыкларын бүләкләделәр. Минзәлә районы Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова песпублика конкурсының “Татарстан Республикасы АПКсында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” номинациясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаров имзалаган җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Фотолар "Мөслим –информ" һәм Минзәлә районы администрациясе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев