АПК һәм кышка әзерлек: Минзәлә муниципаль районы башлыгы хуҗалыкларны карап чыкты
Көн темасы

АПК һәм кышка әзерлек: Минзәлә муниципаль районы башлыгы хуҗалыкларны карап чыкты

Игътибар үзәгендә — техниканы кышкы саклауга әзерләү, кыр эшләрен тәмамлау һәм авыл җирлекләре тормышы.

 

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов эш визиты белән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. «Заиковский» ҖЧҖенең, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсенең һәм «Август Мензелинск» ҖЧҖенең (шул исәптән, сөт-товар фермасының) агымдагы җитештерү күрсәткечләре белән танышты. Техниканы кышкы саклауны оештыру белән танышу максатында Николаевка авылында «Калморза» ҖЧҖенең машина-трактор паркында булды. Район башлыгы шулай ук «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында булды.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашуларда: техниканы ремонтлау һәм аны кышкы саклауга әзерләү; орлыклар һәм минераль ашламалар салу, туңга сөрү һәм эшкәртелмәгән җирләрне әйләнешкә кертү; юл буе полосаларын тәртиптә тоту кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Чәчү әйләнеше кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде — уңышлы мисал буларак «Калморза» хуҗалыгында кукуруз үстерү билгеләп үтелде.

Авыл җирлекләре башлыклары белән догазификация, җылыту сезонына әзерлек һәм грант программаларында катнашу буенча актуаль бурычлар турында фикер алышу булды. Янгын куркынычсызлыгына: янгынга каршы извещательләрне төзек хәлдә тотарга һәм вакытында урнаштырырга кирәклегенә аерым басым ясалды.


Нет комментариев