2 нче урта мәктәпнең тагын бер уңышы
Әлмәттә физик культура һәм спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.
Киеренке уеннар нәтиҗәсендә Минзәлә районы кызлары командасы өченче урынны яулады.
Турнирда Минзәлә районы данын 2 нче урта мәктәп кызлары һәм егетләре командалары яклады. Спортчыларны ярышларга тренер Илнар Муллин әзерләде.
Фотолар Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәп архивыннан.
Нет комментариев