Минзәлә шәһәре ишегалларына камералар урнаштырылды
Көн темасы

Минзәлә шәһәре ишегалларына камералар урнаштырылды

Камералар подъездларга керү урыннарында, балалар мәйданчыкларында һәм автомобильләр кую зоналарында урнаштырылган.

Быел шәһәребез ишегалларында «Имин ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 30 видеокамера куелды.

Барлык видеоязмалар полициянең дежур часте пультына тапшырыла. Хокук сакчылары ишегалларындагы хәлне реаль вакыт режимында күзәтә һәм вакыйгаларга оператив рәвештә җавап бирә ала. Камера язмалары хокук бозучыларны ачыклау өчен дә кулланыла.

Әлеге җиһазларны урнаштыру халыкның иминлеген арттыруга һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк.


Нет комментариев