Минзәлә районындагы кечкенә Богодаровка авылының зур тарихы бар
Җәмгыять

Минзәлә районындагы кечкенә Богодаровка авылының зур тарихы бар

Кечкенә авыллар арасында Богодаровка иң күзгә ташланмаганы дисәм дә ялгышмам.

Хуҗасыз өйләрдән сагыш бөркелә

Дөресен генә әйткәндә, бу якларда заманында агроном булып эшләгәндә күп тапкырлар булганым бар иде. Куе яшеллек арасында, табигатьнең матур бер почмагында, бөдрә таллар, киң яланнар белән әйләндереп алынган урында бу авыл. Аяк асты-хәтфә үлән, ерак түгел тау битендә —җиләклек. Табигать бу авыл халкы өчен бер нәрсәне дә кызганмаган, киресенчә — бар да мулдан биредә-яшел үзәнлекләр дә, еракка җәелгән басу-кырлары да, урман-агачлыклары, елга-инешләре дә барысы да бар.

Йортлары күп булмаса да, урамы озын-шуның белән Богодаровка авылы хәйран зур булып тоела. Бу авылда гадәти йортлар белән беррәттән, заманча, зур, иркен итеп салынганнары да, шәһәрдән кайтып-китүче авыл балалары дача итеп тотканнары да бар. Шул ук вакытта узган гасырда ук төзелеп, бүгенге көндә җиргә иңгән йорт-куралар да юк түгел. Хуҗасыз калган өйләрдән бетмәс-төкәнмәс сагыш бөркелә. Менә шунысы борчый. Шулай да зур юллардан ерак урнашкан Богодаровка авылы үз көенә генә яши дип әйтер идем.

Богодаровка авылы урамы

Заманында аны бетә дигәннәр иде, бетмәде. Бетә алмый бу авыл. Аның гомере өч гасырдан артык булса да, ил тарихының иң кискен, иң авыр еллары: революция, репрессия, колхозлашу, аннан совхоз булу, Бөек Ватан сугышы, ачлык-ялангачлык, ятимлекне үз җилкәсендә күтәргән бу авыл. Авыл проблемаларын КФХ җитәкчесе, район Советы депутаты Рөстәм Салихов хәл итә дип әйтергә була.

Авыл проблемаларын хәл итүдә әзер рецептлар юк

Җитәкчелек җиргә якынрак, авыл кешесенең көндәлек проблемаларын борчу мәшәкатьләре турында хәбәрдар булырга тиештер.

Авылда эш юк, кеше калмый. Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә китеп беткәннәр. Рөстәм Салихов заманында КФХ оештырып 8 кешене эшле итте.

Авыл фермасында 100 баш савым сыеры гына бар иде. Ул 704 гектар җирне арендага алып эшкәртә иде.3 ел элек аренда хуҗасы җирләрен «Кама беконы» ҖЧҖгә зур суммага саткач, КФХсын ябарга туры килде. Хәзер Рөстәм әфәнде 24 баш ат кына тота. Атларны Сергей Аксенов карый. Фермасында лейкоз бар дип савым сыерларын бетерттеләр. Надежда Бокарева, Надежда Козлова да Степановкадагы сөтчелек комплексына вахта белән эшкә йөриләр. Яшьләр авыл хуҗалыгында эшләргә теләми, шәһәргә китәләр. Әле узган гасырның 80 нче елларында авылда 50 ләп йорт бар иде, аларда 80 нән артык кеше яшәде, хәзер бермә-бер кимеде. 

1985 елда биредә Әлмәтнең «Спецатоммаш» ның ярдәмче хуҗалыгы оеша. Ул оешкач авылда берничә йорт сала. Шул йортның берсендә командировкага килгән кешеләр яшәгән. Яңадан ул йортны КФХ җитәкчесе Рөстәм Салихов балаларны укытыр өчен биреп торган булган.

Авылда балалар саны аз булгач 2003 елда мәктәпне япканнар. 80 еллар азагында бирегә килеп төпләнгән Фәүзия белән Рәфыйкъ Хаҗиевлар да нәкъ менә шушы авылны сайлауларына куанып яшиләр. Рафыйкъ әфәнде үзе Әтрәкле авылыннан, мондагы табигатьне бик яратам, ди.

Тыныч, матур урында яшибез. Тик менә олы кешеләр булгач, сәламәтлекне гел кайгыртып торырга кирәк, Богодаровкада медпункт юк. Ә менә, авылга юл салсалар бик яхшы булыр иде. Почта атнага бер тапкыр килә, «Минзәлә» газетасын кунак көткәндәй көтеп алалар, Хаҗиевлар.

Рафик Хаҗиев газетаны яратып укый

Авыл портретына штрих. Рөстәм әфәнде армия сафларында Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә Кытай чигендә чик сакчысы булып хезмәт иткән. Ул үз өе янында чик буен хәтерләткән махсус урын булдырган. 5 метр биеклектә вышка ясаган, чик буе баганасын тимердән эшләтеп СССР гербын беркетеп куйган һәм чик сакчысының ярдәмчесе буларак эт сынын да сатып алып постаментка куйган. Киләчәктә әлеге урында С-100 системасын һәм каршылыклар полосасын эшләтеп куярга да исәбе бар аның.

Чик сакчысының эте

Безнең өстәмә. Богодаровка авылында 22 йорт бар, аларда барысы 20 кеше көн күрә, шуның 13 ендә яшиләр. Авылның 4 йортында татар гаиләсе, калганнарында рус гаиләләре яши, авылда бернинди социаль объект юк, күчмә кибет килгәндә килә, килмәгәндә юк. Су челтәре юк, һәр кешенең үз коесы, скваҗинасы бар. Авылдагы һәр йорт(ташландыкларыннан кала), газ, су, ут белән тәэмин ителгән. Бу авылда Татарстан күләмендә яшь бозаулар карау алдынгысы, КПССның 25 нче съезды делегаты Анна Аксенова яшәде һәм ул моннан 4 ел элек фани дөнья белән саубуллашты. 

Иван Колбин (Яңа Маҗын авыл җирлеге башлыгы):

- Безнең җирлектәге җирләрне «Кама беконы» ҖЧҖ моннан өч ел элек эшкәртә башлады. Быел Яңа Маҗыннан Богодаровкага чаклы 3,5 километр асфальт юл салу планга кертелгән иде, әлегә юл салу эшләре башланмады. Юл салгач «Кама беконы» ҖЧҖ Богодаровка авылы тирәсендә терлекчелек комплексы төзергә җыена.


Нет комментариев