Коллективлар Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Әхмәтова җитәкчелегендә чыгыш ясады
24 октябрьдә Бөгелмәдә балалар һәм яшьләр фольклор коллективларының I Төбәк «Мирас-Наследие» фестивале узды. Чара «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән оештырылды.
Жюри тарафыннан билгеләнгән катнашучылар арасында Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты артистлары да булды: «Чулпылар» ансамбле һәм бертуган Риана һәм Саида Таҗкаеваларның «Сәйлән» дуэты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты артистлары II дәрәҗә Диплом яулады.
Нет комментариев