Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов арабыздан китеп барды

Хушлашу театр бинасында үтәчәк.

Роберт Шәймәрданов 1963 елның 23 гыйнварында Татарстанның Мөслим районының Татар Шураны авылында туып үсә.
Алабуга мәдәни-агарту училищесын, 1989 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. Аннан соң Татарстан Мәдәният министрлыгына эшкә чакырыла, 1992 елда Р.Шәймәрданов Минзәлә драма театрының директоры итеп билгеләнә. Ул театр тормышындагы гаять болгавыр чорга эләгә: ничәдән-ничәмә еллардан бирле ремонтланып бетмәгән бина, өлкәннәр пенсиягә киткән мәл, коллектив чуар. Менә шул вакытта аның яшьлек энергиясе, дәрте, инициативасы, үҗәтлеге җиңеп чыга. Бары тик 1992 елда  аның тырышлыгы нәтиҗәсендә театр яңа 5 автомашина белән баетыла. 1999 елда Президент ярдәме белән төзекләндерелгән бина ачыла, төрле яктан яшьләр туплана, сүнәр-сүнмәс иҗат ялкыны яңадан кабынып китә - театр яңа сулыш белән яши башлый. Директор буларак ул театр ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән күп изге эшләр кылды. Роберт Шәйхильевич тырышлыгы белән театрга аның нигезен  салучысы  Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исеме бирелде. 2013 елның 22 мартында  Роберт Шәймәрдановка 50-яшьлек юбилее кичәсендә Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.

РФ Президенты В.В.Путинның 2014 елның 2 май №290 указы нигезендә хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II  дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.

Тынгысыз, олы йөрәкле җитәкче Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов турында якты истәлекләр күңелләрдә мәңге сакланыр.

Хушлашу театр бинасында үтәчәк. Вакытын соңрак хәбәр итәчәкбез. Мәрхүм туган авылында җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах тэгэлэ урынын жэннэттэ итсен, бик яхшы Кеше иде