Минзәләнең әдәби марафончылары Казандагы тантаналы чарада катнашты
Көн темасы

Минзәләнең әдәби марафончылары Казандагы тантаналы чарада катнашты

2026 елда Бөтендөнья әдәби марафон проектында Минзәлә районыннан 50 кеше катнашты.

Алар арасында өлкәннәр дә, балалар да бар. Шуларның бер өлеше Казанда узган тантаналы чарада катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан шәһәре, Универсиада авылы) концертлар залында узды. Район мәгариф бүлеге тарафыннан транспорт белән тәэмин ителү нәтиҗәсендә марафончылар Казанга бергәләп юл тотты.

Әдәби әйдәманчы

Минзәлә районы буенча Бөтендөнья әдәби марафонның әйдаманы — «Мирас» күп профильле гимназиясенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Гүзәлия Хамматова. Марафон 2027 нче елда да дәвам итәчәк, катнашырга теләүчеләр булса, марафон кагыйдәләрен төгәлрәк белү, анкета тутыру өчен әйдаманга мөрәҗәгать итә ала. 

Казанда марафончылар татар шагыйрьләре белән очрашты, аларның автографлары куелган китаплар алды, бәйрәм концерты карады. Бу очрашу китап сөючеләр өчен яңа тәэсирләр, күңелле мизгелләр һәм истәлекле бүләкләр белән истә калды.

Минзәләнең әдәби марафончылары

Әдәби марафон — китапка мәхәббәт тәрбияли

2026 елда Әдәби марафон проектларында барлыгы 2684 кеше уңышлы катнашкан. Катнашуларның гомуми саны 5667не тәшкил итә. Шуларның 1509ы ел дәвамында ике яки аннан күбрәк марафонда катнашкан. Ә 506 кеше бер марафонны да калдырмаган, ягъни ел дәвамында узган барлык әдәби марафоннарда да катнашкан.

Проект географиясе дә киң: быел анда Россия, Италия, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Швециядән катнашучылар булган. Россиянең 23 төбәгеннән китап сөючеләр әлеге хәрәкәткә кушылган. «Татнетны үстерү фонды» җитәкчесе, проектка нигез салучы һәм аны оештыручы Раил Гатауллин.

Минзәлә әйдәманчылары Казанда

Әдәби марафонның төп шарты — 21 көн дәвамында татар телендә китап уку һәм һәр көнне укылган әсәрнең иң кызыклы өзеген үзеңнең «ВКонтакте» аккаунтында урнаштырып бару. Бер көн дә калдырмыйча барлык биремнәрне үтәүчеләр җиңүче дип таныла.

Марафонда балалар да катнаша ала. Үзләренең социаль челтәрдәге аккаунты булмаган очракта, алар укыган өзекләрне әти-әниләренең аккаунтларыннан урнаштыра ала. Тагын бер мөмкинлек — китаптан өзекне кулдан күчереп язып, аны фотога төшереп социаль челтәргә кую.

Әдәби марафон балаларны да, өлкәннәрне дә татар китапларын укырга, ана теленә карата кызыксынуны арттырырга һәм уку гадәтен көндәлек тормышның бер өлешенә әйләндерергә өнди. Минзәлә районыннан 50 кешенең әлеге проектта катнашуы да районда татар әдәбиятына һәм туган телгә битараф булмаган кешеләрнең күплеген күрсәтә.

 


Нет комментариев