2-12 декабрь көнне ташламалы чорда газетага кулай бәягә язылырга мөмкин
Узган еллардагы традицияне яңартып, «Минзәлә» («Мензеля») газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату оештырачакбыз. Газетага почта аша 26 декабрьгә тиклем (әлеге датаны да кертеп) язылырга мөмкин. Димәк, шул датага кадәр район газетасына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылучылар үзләренең квитанцияләрен безгә МАКС платформасында 8 939 378 51 41, 8958 627 65 34 номерларына җибәрә алалар. Мөһим искәрмә: альтернатив ысул, ягъни «Кырык тартма» аша язылучылар да бүләк уйнатуда катнаша алалар. Аларга да үз квитанцияләрен фотога төшереп күрсәтелгән телефон номерларына җибәрергә кирәк.
Һәр квитанциягә номер биреләчәк. Җиңүчеләр очраклы рәвештә билгеләнәчәк. Бүләк уйнату Яңа ел ялларыннан соң үткәреләчәк. Шуңа квитанцияләрегезне 28 декабрьгә (2026 елның соңгы дүшәмбесенә) кадәр кабул итәбез.
Сүз уңаеннан, 2-12 декабрь көннәрдә район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин — 1320,24 сум урынына «Мензеля» газетасына 1169,40 сум, ә «Минзәлә» газетасына — 1149,30 сумга. «Кырык тартма» аша язылганда, үзегез килеп алган очракта 750 сум, илтеп биргәндә — 852 сум. Димәк, ташламалы чорларда язылучылар яки альтернатив ысулны сайлаучылар берьюлы ике генә түгел, өч куян тотачаклар. Көнкүрештә файдалы бүләкләр оту мөмкинлеген алачаклар, үз бюджетларына сизелерлек экономия ясачаяклар, һәм алдагы елның беренче яртыеллыгында да район газетасы аша файдалы киңәшләр, оператив мәгълүматлар, кызыклы язмалар белән танышып баруларын дәвам итәчәкләр.
Нет комментариев