Минзәлә театрында Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинаның юбилей бенефисы узды
Көн темасы

Минзәлә театрында Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинаның юбилей бенефисы узды

«Алтын көзем» дип исемләнгән кичә актрисаның тормыш һәм иҗат юлы, төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр, күпсанлы котлаулар, җылы теләкләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

Рәзилә Муллина, чыннан да, көзнең иң матур чорында – 7 сентябрьдә Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә. Кечкенәдән иҗатка, сәхнәгә гашыйк кыз үзенең тормышын театр белән бәйли. 1976 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. Шуннан бирле бөтен гомерен туган районы халкына, аны үз иткән тамашачысына багышлый. Бүген дә яраткан эшен дәвам итә, яшь артистлар белән үзенең бай тәҗрибәсен уртаклаша.

Бенефис барышында Рәзилә Муллина сәхнәдән үзе үткән иҗат юлы, хезмәттәшләре һәм тормышка карашы турында сөйләде.

– Гел яхшы дуслар туры килде тормыш юлымда, хезмәтемне яратып башкардым. Мин 70нче елларда өлкәнәеп килүче буын артистлары – Нәсимә Җиһаншина, Роза Җиһаншина, Мөслимә Гарифуллина, Ания Фәттахова, Илүсә Бадриеваларга алмашка килдем. Алар мине яраталар, хәтта кайвакыт мактап та җибәрәләр иде. Мактагач, орден алган кебек куана идем. Төрле этаплар үттек: яшь кызлардан башланган рольләр үзем белән бергә өлкәнәя бардылар, акыл тупладылар. Сизелми дә чая яшьлек артта калды. Ләкин бу дәверләр матур, уңдырышлы булды. Намус кушканча, дөрес һәм эчкерсез булып яшәргә тырыштым. Тормышка минем үз карашым булды. Бала чактан ук күңел түремә әткәй-әнкәй салган җәүһәрләрне каралтмадым, Аллага шөкер. Туганнарыбыз белән татулыкта, бердәм булуыбызга шөкер итеп яшим. Кылган гамәлләрдән, иҗади уңышлардан ләззәт алып яшәргә насыйп булсын, – диде ул.

«Театр – минем тормышым», – ди Рәзилә Муллина. Сәхнәдә ул  яраткан һөнәрен, тугры тамашачыларын гына түгел, ә насыйп ярын, тормыш иптәшен – Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллинны да таба. Кызганыч, Рөстәм абый гына вакытсыз арабыздан китеп барды...

Юбилярны Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова тәбрик итте. Ул Рәзилә Муллинага киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде, фидакарь хезмәте һәм район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен район башлыгының Мактау грамотасын һәм Минзәлә районының Мактау билгесен тапшырды.

Рөстәм Хакимҗанов фотосы.

 

Рәзилә Муллинаның иҗади эшчәнлеге сәхнәдәге рольләр белән генә чикләнми. Ул сәхнә артында да зур хезмәт куя. Үз районыбызда һәм чит төбәкләрдә үткәрелә торган Сабантуйлар, мәдәни чаралар, театрдагы юбилей кичәләре, әдәби-музыкаль программалар өчен сценарийлар язуда да актив катнаша.

Бенефис көнне юбилярны котларга район мәдәният сарае директоры Луиза Хайруллина, театрның якын дуслары, иганәчеләр һәм җитәкчеләр, башка районнардан килгән кунаклар, Камал, Кариев, Әтнә, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы театрлары вәкилләре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары күтәрелде. Алар юбилярның район мәдәниятенә керткән өлешен билгеләп үтеп, рәхмәт сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.

Җитәкчеләр

Минзәлә театрында спектакльләр куйган һәм аларда Рәзилә апа белән бергә эшләгән Россиянең атказанган артистлары Илдар Хәйруллин һәм Ренат Әюпов та актрисага карата үз фикер һәм теләкләрен юлладылар.

Иҗат юлында бергә эшләгән Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Ренат Бадретдинов, авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, залның яртысын тутырып утырган туганнары һәм, әлбәттә, үзе яраткан Минзәлә театры коллективы юбилярны чәчәкләргә һәм ихлас теләкләргә күмде. Театр директоры Фаяз Хизбуллин җитәкчелегендәге коллектив та яраткан актрисаларын хөрмәтләде.

Театр коллективы

Кичә барышында тамашачылар Рәзилә Муллина башкаруындагы истә калган образлар белән яңадан очрашты. К. Тинчуринның «Американ» спектаклендәге Разия, А. Островскийның «Яшенле яңгыр» әсәрендәге Марфа Игнатьевна Кабанова, А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир»ендәге Шәмсегаян, Ф. Яруллинның «Сәхи(я)» әсәрендәге Зәйнәп әби, Ф. Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклендәге Карчык образлары кабат сәхнәгә кайтты. Актрисаның осталыгы тамашачыларда соклану уятты.

Сөясеңме, сөймисеңме

Ә кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Рәзилә Муллинаның тугры тамашачысына рәхмәт сүзләре җиткерүе булды. Аның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Хөрмәтле юбилярны залдагылар басып алкышлады.

«Алтын көзем» бенефисы – Рәзилә Муллинаның күпьеллык иҗатына, сәхнәгә һәм тамашачысына булган мәхәббәтенә хөрмәт белдергән матур бәйрәм булды. Актрисага алдагы елларда да яңа рольләр, иҗади уңышлар һәм тамашачы мәхәббәте юлдаш булсын!

Рөстәм Хәкимҗанов һәм автор фотолары.


Нет комментариев