Мөкәттәр Фатыйхов һәр көнне фермага ашыга
Көн темасы

Мөкәттәр Фатыйхов һәр көнне фермага ашыга

40 елга якын терлекчелеккә гомерен багышлаган уңган хезмәткәрне хуҗалыкта да хөрмәт итәләр.

Мөкәттәр Фатыйхов районыбызның Кызыл Төбәк авылында туа. Кечкенәдән үк әти-әнисенә булышып, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Иске Иркәнәш мәктәбен тәмамлагач, 18 яше тулу белән армия сафларына алына. Хабаровскида һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган авылында төпләнеп кала.

Хезмәт юлын авылда ындыр табагында машинист булып башлый, кышкы чорда терлекчелектә эшли. Тукай исемендәге колхоз таркалгач, 2008 елда «Заиковский» хуҗалыгына эшкә килә. Башта сыерлар, таналар карый, хәзер исә үгезләрне симертү белән шөгыльләнә.

Мөкәттәр үз эшенә күңел җылысын биреп, ихластан карый. Тырышлыгы һәм максатчанлыгы яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Бүгенге көндә ул 219 баш симертү малын карый. Терлекләрнең тәүлеклек уртача үсеше бер килограммга җитә.

Хезмәтен яратып башкара

Мөкәттәр яраткан эшеннән аерылырга теләми. Нык ихтыярлы, эш сөючән терлекчене хуҗалыкта да хөрмәт итәләр. Үз вазифасына җаваплы караганы өчен ел саен диярлек хуҗалык җитәкчелегенең, район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек була.

Күптән түгел генә туган көнен билгеләп үткән Мөкәттәрне хуҗалык җитәкчелеге самовар белән бүләкләгән.

Уңган терлекче Әтрәкле терлекчелек комплексына көн саен иртәнге сәгать бишенче яртыда аты белән юл тота. Авылдан чыгып киткәндә әле таң да атмаган була. Кичке бишләр тирәсендә генә кире кайта. Шулай итеп, көн саен ат белән алты чакрым юл үтә.

Аның аты авылда бердәнбер. Мөкәттәр аны ел саен авыл Сабантуена алып килә, кыңгыраулар тагып, матур итеп бизи.

Заиковский хуҗылыгы фермалары

Хезмәт кешесенә хөрмәт һәм ярдәм

Мөкәттәрнең тырыш хезмәтен күреп, хуҗалыкның генераль директоры Радик Фаттахов аңа ярдәм кулы сузган. Өй түбәсен калай белән яптырырга булышканнар. Хәзер хуҗалык ярдәме белән 1962 елда төзелгән йортны күтәртеп, профнастил белән тышлау эшләре дә башланган.

Мөкәттәр күрсәтелгән ярдәм өчен хуҗалык җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

– Терлекчелектә 40 елга якын хезмәт куям, эшемне дәвам итәм. Эшемне яратмаган булсам, бу кадәр гомеремне терлекләр карауга багышламас идем. Тәүлеклек үсешнең югары булуына да гаҗәпләнәсе түгел. Терлек азыгы хуҗалыкта дүрт елга җитәрлек итеп әзерләнгән, витаминнар белән баетылган. Малларны ашату кыйммәткә төшәдер, ә ашатмасаң, тагын да кыйммәтрәк була, – ди Мөкәттәр Фатыйхов.

Чыннан да, терлекчелектә нәтиҗәгә ирешү өчен малларны ярату гына түгел, аларны тиешенчә карау, тукландыру һәм көндәлек хезмәт кирәк.

Заиковский хуҗалыгы маллары

Хуҗалыкта да, гаиләдә дә тырыш

Мөкәттәрнең хезмәт сөючәнлеге ферма белән генә чикләнми. Ул 23 сутый бакчасында бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерә. Бер кәҗә, сарык, 30 баш тавык һәм берничә куян асрый. Авыл кешесе өчен үзең җитештергән ризыкның кадерен белү дә зур байлык бит.

Гаиләдә дә ул үрнәк әти. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызларының берсе – Гөлзәйнәп Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Икенчесе – Гүзәл Минзәлә шәһәрендәге «Пятерочка» сәүдә челтәрендә хезмәт куя.

Мөкәттәр Фатыйхов өчен хезмәт – көндәлек тормышының аерылгысыз өлеше. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, ул һәр иртәдә фермага ашыга. Аның өчен эшкә тугрылык, җаваплылык һәм тырышлык – гади сүзләр генә түгел, ә гомер буе тоткан кыйбласы.


Нет комментариев