Минзәләдә «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабы уза
Көн темасы

Минзәләдә «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабы уза

Бүген Минзәлә шәһәренең 2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында татар теле тәрбиячеләре арасында «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабы уза.

Бәйгедә биш тәрбияче катнаша. Алар – 1нче санлы «Нефтьче» балалар бакчасыннан Ләйсән Гумерова, Хуҗәмәт балалар бакчасыннан Миләүшә Гарифуллина, 2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Алсу Кирилова, 5нче санлы «Таңкай» балалар бакчасыннан Рәмзилә Исакаева һәм 3нче санлы «Балачак» балалар бакчасыннан Зинаида Исакаева.

Катнашучыларга жюри әгъзалары алдында балалар белән татар телендә шөгыль үткәреп, һөнәри осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге – тәрбиячеләрнең ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсенә дә игътибар бирелә. Бу юлы алар әти-әниләр белән дә ачык чаралар үткәреп, үзләренең эш алымнарын тәкъдим иттеләр.

Алтынчәч балалар бакчасы тәрбиячесе

Бәйгенең ачылу тантанасы милли рухта узды. Актлар залы татар милли бизәкләре һәм шигъри юллар белән бизәлгән иде. 2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларны татар телендә «Мин татарча сөйләшәм» җыры белән сәламләделәр. Катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.

Жюри составында булган район мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шагиева бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, кичә 3нче санлы «Балачак» балалар бакчасында рус теле тәрбиячеләре арасында «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабы узды.

Ике бәйгенең дә нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак. Катнашучыларның кайсысы җиңүче дип табылыр? Нәтиҗәләрне көтәбез!


Нет комментариев