Габбас Сабирҗанов: Алдагы көннәребезнең тыныч һәм матур булуын телим
Мин ни өчен сайладым?
Габбас Сабирҗанов( Минзәлә шәһәренең мактаулы граҗданины, хезмәт ветераны):
-Мин бу мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйм, үземә охшаган кандидатка тавышымны бирдем. Безнең Россиядә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату тормышта яшиләр, шул исәптән Татарстаныбызда да. Шул дуслык киләчәктә дә булсын дип киләчәгемне сайладым. Бердәм булсак кына Россия алга барачак. Районыбыз авылларында тормыш көннән-көн яхшыра, юллар салына, йортлар төзелә. Бүген районыбызда һәм республикабызда тотрыклы үсеш хөкем сөрә, ә якты киләчәк өчен һәр тавыш мөһим. Алдагы көннәребезнең тыныч һәм матур булуын телим.
Шөкер тормышыбыз әйбәт, пенсияне алып торабыз. Иң мөһиме-илебездә тынычлык булсын, безне халыкка илгә хезмәт иткән буынны, өлкәннәрне онытмасыннар, инвалидларга игътибар күбрәк булсын. Минемчә, сайлаган Президентыбыз энергияле, абруйлы, үз сүзендә тора белүче кеше булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев