Бүгенге көнгә компенсацияне барлыгы 972 кеше алган, шуларның 806сы — 2026 елда.
2025 елның сентябреннән Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында күпбалалы гаиләләргә балаларын урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту чыгымнарының бер өлеше компенсацияләнә. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, өч һәм аннан да күбрәк 18 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр әлеге ярдәмгә өмет итә ала. Әгәр бала көндезге бүлектә укый икән, яшь чиге 23 яшькә кадәр озайтыла. Компенсация күләме — уку өчен түләнгән сумманың 30 проценты.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, әлеге ярдәм һәр укучы балага бирелә. Моның өчен бала Татарстан территориясендә урнашкан колледжда, училищеда яки техникумда белем алырга тиеш.
Компенсация алу өчен райондагы Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризага түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү күчермәсе, уку өчен түләүне раслаучы документлар һәм көндезге уку формасын раслаучы белешмә теркәлә.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев